В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
7-нче май көнне шәһәрдә һава температурасы көндез 20-22 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). 7-нче майда Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көнчыгыштан талгын җил. Көндез шулай ук вакытлыча яңгыр, урыны белән яшен булыр дип көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә.
Татарстан башкаласында һава температурасы төнлә 11-13 градус, көндез 20-22 градус җылы булачак. Тулаем республика буенча һава температурасы 9-дан 14 градуска кадәр, төнлә – 18-дән 23 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар шулай ук 6-нчы май кичендә, төнлә һәм 7-нче май көндез республика территориясендә кыска вакытлы яшен вакытында җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе ихтимал, дип кисәтә.