Казанлыларга синоптиклар яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәрле җил фаразлый

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). 12-нче июньдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Яңгыр явачак, урыны белән көчле явым-төшемнәр, аерым районнарда яшенле яңгыр көтелә. Җил - көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача булачак. Урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бүген төнлә һава температурасы +14-16 градус, көндез +23...+25 градус булачак.

Гомумән алганда, республикада шулай ук яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, аерым районнарда яшен, боз явуы көтелә. Көньяк-көнбатыш җиле төньяк-көнбатышка күчәчәк, уртача тизлектә, көндез һәм кич белән секундына 15-20 метрга кадәр булачак, урыны белән секундына 24 метрга кадәр булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12...+17 градус, көндез +23...+28 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
2020-06-11T14:30:01+0300