В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
22-нче майда көндез 21-23 градус җылы булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Шимбә көнне, 22-нче майда, урыны белән республика территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр, көчле тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җил булуы көтелә, көндезурыны белән боз явачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы 14-16 градус тәшкил итәчәк, көндез – 21-23 градус.
Татарстан буенча төнлә +12...+17 градус, көндез +21...+26 градус, көнчыгыш районнарда +31 градуска кадәр, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.