Көндез һава +18..+20 градуска кадәр җылыначак
Фото: Денис Гордийко
Казанда иртәгә төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура +8..+10 градусны тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшемсез үзгәрүчән болытлы һава фаразлана. Термометр баганалары +18..+20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Пәнҗешәмбе, 23 нче майда, Татарстанда явым-төшемнәр күзәтелми. Төнлә һава температурасы 0..+5 градуска кадәр төшәчәк, туфракта урыны белән -2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин. Көндез +10..+15 градус булачак.
Җомга, 24 нче майда, республикада төнлә салкын һава торышы саклана, термометр баганалары 0..+3 градусны күрсәтәчәк, урыны белән -3 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез +13..+18 градускә кадәр җылыта. Шимбә, 25 нче майда, төнлә +3..+8 градус булачак, көндез һава +20..+25 градука кадәр җылына. Бу көннәрдә явым-төшем ихтималы аз.