Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2022, 15:54

Казанның истәлекле урыннары почта открыткаларының яңа сериясендә сурәтләнгән

Шулай ук сериягә Алабуга шәһәре, Зөя, Бөек Болгар һәм Спас соборы фотосурәтләре төшерелгән открыткалар да керде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь). Татарстанның истәлекле урыннары Россия төбәкләренә багышланган һәм «Россия почтасы» җәйге туристлык сезоны алдыннан Ростуризм һәм Рус географик җәмгыяте белән берлектә чыгарылган яңа почта открыткалары сериясенә кертелгән.

Сериягә 20 төбәк – Краснодар, Приморье һәм Алтай крайлары, Ростов, Воронеж, Иваново, Тула, Түбән Новгород, Калининград, Архангельск, Самара, Чиләбе, Владимир һәм Псков өлкәләре, Алтай, Татарстан, Калмыкия һәм Дагыстан республикалары, Кабардино-Балкар һәм Карачай-Черкес республикалары рәсемнәре төшерелгән открыткалар керде. Ел ахырына кадәр партнерлар Россиянең барлык субъектлары белән дә открыткалар чыгарачак.

Серияне Рус география җәмгыятенең «Иң матур ил» фотоконкурсы архивларыннан иң яхшы эшләр бизәде. Һәр төбәк өчен төрле истәлекле урыннар белән бишәр открытка варианты әзерләнгән. Мәсәлән, Татарстанны Алабуга шәһәре, Зөя утрау-шәһәре, Казан, Бөек Болгар һәм Спас соборы рәсемнәре тәкъдим итә.

Һәр вариантның тиражы – 1 мең данә, дип хәбәр итә «Россия почтасы» матбугат хезмәте. Илнең күренекле урыннары турында беренче открыткалар сериясен 2021 елның декабрендә тәкъдим иттеләр.

Барлык яңалыклар