Җомга көнне, 11 апрельдә, «Светлая долина» паркында 5-6 яшьлек балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Матур сөйләү тыелмый!» дип аталган практик семинар узачак.
Сөйләм үстерү буенча белгеч сөйләм аппараты төзелеше турында сөйләячәк һәм тавышлар кую өчен күнегүләр үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтендә.
Чара 18:00 сәгатьтә паркның ябык күшәгендә, Рәшит Нәҗметдинов урамындагы 11к4 нче йорт янында башлана. Керү ирекле.