Белгечләр көчәйтелгән режимда яңгыр суларын кабул итү улакларын чүп-чардан чистарталар, шулай ук шәһәр халкының гаризалары буенча чыгалар.
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Казанның юл хезмәтләре көчле яңгырлар нәтиҗәләрен бетерә. Белгечләр көчәйтелгән режимда яңгыр суларын кабул итү улакларын чүп-чардан чистарталар, эшләр шул исәптән шәһәрнең зур урамнарында да алып барыла.
Шәһәр халкы төзек булмаган яңгыр канализацияләре эше һәм су басулар турында заявкаларны «Шәһәр төзекләндерү» МУП һәм Тышкы төзекләндерү комитетына, шулай ук район администрацияләренә калдыра ала.
Бүген белгечләр заявка буенча Гагарин һәм Декабристлар урамнары киселешендәге яңгыр сулары канализациясен чистартырга чыктылар. Эшчеләр су басуның торбаның чүпләнүе аркасында түгел, ә зарарлану сәбәпле килеп чыгуын ачыклаган. Аларга ситуацияне өйрәнергә һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турында карар кабул итәргә туры киләчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Яңгыр канализацияләренең төзек булмавы һәм су басу турында заявкалар түбәндәге телефон номерлары буенча кабул ителә:
«Шәһәр төзекләндерү» МУП: +7(843)555-07-96 (тәүлек буе);
Тышкы төзекләндерү комитеты: +7(843)294-83-55, +7(843)294-83-56 (8:00 дән 17:00 гә кадәр);
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)223-22-33 (тәүлек буе);
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)223-21-11 (дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты – 12:00 дән 13:00 гә кадәр, шимбә – 8:00 дән 17:00 гә кадәр);
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-29-99 (дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты – 12:00 дән 13:00 гә кадәр, шимбә – 9:00 дән 14:00 гә кадәр);
Совет районы: +7(843)223-20-00 (дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, төшке аш – 12:00 дән 13:00 гә кадәр, шимбә – 8:00 дән 16:00 гә кадәр, якшәмбе – 9:00 дән 17:00 гә кадәр).
Исегезгә төшерәбез, Казанда яңгырлы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Иртәгә, 12 нче майда, төнлә 2-7 градус җылы, көндез +11...+16 градус булачак.