Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.01.2024, 14:17

Казанның юл хезмәтләре иртән барлык төп магистральләрне чистартуның беренче циклын узды һәм икенче дәрәҗәдәге юлларга кереште

Бүген көндезге сменада 749 юл эшчесе һәм 546 берәмлек махсус техника эшкә җәлеп ителгән

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Иртәннән көн уртасына кадәр Казанның юл хезмәтләре бер тапкыр барлык төп магистральләрнең 100% ын диярлек чистарткан. Бу күпчелек җәмәгать транспорты маршрутлары үтә торган һәм хәрәкәт иң интенсив юллар. Параллель рәвештә икенчел юлларны чистарту алып барыла – хәзерге вакытта техника аларда юл ача.

Кар каты итеп бүген иртәнге сәгать 3 тә ява башлады. Иртәнге сәгать 6 га 3 мм яуган, 18 сәгатькә тагын 10 мм кар көтелә, һәм иртәгәсе көнне иртәнге сәгать 6 га тагын шул ук күләмдә явым-төшем булачак. Шулай итеп, кар ява башлаудан алып иртәгәгә кадәр Казанда 23 мм явым-төшем булачак, бу кар катламының якынча 23 см биеклегенә тиң (карның дымлы булуын исәпкә алып). ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча бу соңгы 5 елда иң көчле кар яву: тәүлегенә 18 мм явым-төшем соңгы тапкыр 2018 елның декабрендә яуган.

2023-2024 елларның кышкы чоры башыннан Казанда 178,7 мм явым-төшем булган.

Барлык җыештырылган юллар көн һәм төн дәвамында өзлексез цикллар белән кабат чистартылачак, чөнки кар чистартылган юлларны кабат каплый. Киләсе төндә юлларга 600 дән артык техника чыгачак.

Узган тәүлектә юлларны җыештыруга 1062 берәмлек махсус техника һәм 764 юл эшчесе җәлеп ителгән. Юлларны эшкәртү өчен 1 тоннадан артык бозлавыкка каршы материаллар кулланылган. Урамнардан 31 мең тонна кар җыелган һәм алып чыгылган, шуларның 14,4 мең тоннасы – кар эретү пунктларына, 16,6 мең тоннасы – карны вакытлыча туплый торган 10 участокка.

Барлык яңалыклар