Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2021, 14:33

Казанның юл хезмәтләре урамнарны бозлавыкка каршы эшкәртүгә кереште

Бүген көндез бу эшләргә 48 катнаш юл машинасы һәм 80 эшче җәлеп ителде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). Һава температурасы түбәнәю белән Казанның юл хезмәтләре урамнарны бозлавыкка каршы эшкәртүгә керештеләр. Бүген көндез бу эшләргә 48 катнаш юл машинасы һәм 80 эшче җәлеп ителде.

Беренче чиратта төшү, күтәрелү, күпер корылмалары, юл чатлары һәм төп магистраль юллар эшкәртелә. Казанда бозлавыкка каршы материаллар сыйфатында каты һәм ике фазлы реагентлар кулланыла, икенче дәрәҗәдәге юлларда – ком-тоз катнашмасы. Бозлавыкка каршы материаллар тулы күләмдә әзерләнгән: 80 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм ике елга исәпләнгән 32 мең тонна реагент.

Сезон арасындагы чорда юл хезмәтләренең төп бурычы – юлларда һәм тротуарларда бозлавык барлыкка килүгә юл куймау. Моның өчен юл предприятиеләренең линия мастерлары тәүлек буе юлларның торышына мониторинг үткәрәләр. Кирәк очракта бозлавыкка каршы эшкәртү башкарыла.

Кышкы сезон башланганнан бирле инде 63 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шуларның 40 тоннасы реагент һәм 23 ком-тоз катнашмасы. Бозлавыкка каршы эшкәртү 9-нчы ноябрьдән 10-нчы ноябрьгә каршы төндә, яңгырдан соң температура кисәк тискәре күрсәткечләргә кадәр төшкән чорда башкарылды.

Шулай ук бүген төнлә барлык юлларны бозлавыкка каршы материаллар белән тоташ эшкәртү башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, начар һава шартлары иртәгә дә сакланачак. Казанда кар, юеш кар, юлларда бозлавык фаразлана.

Әйтергә кирәк, 15-нче октябрьдән башлап юл хезмәтләре кирәкле санда техниканың кизү торуын оештыру белән, тәүлек әйләнәсе эш режимына күчте. 1-нче ноябрьдән 560 берәмлек техника тулы әзерлектә, шул исәптән юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 125 катнаш юл машинасы һәм 600 юл эшчесе.

Фоторепортаж
Казанның юл хезмәтләре урамнарны бозлавыкка каршы эшкәртүгә керештеләр
Видеорепортаж
11.11.2021 14:12
Казанның юл хезмәтләре урамнарны бозлавыкка каршы эшкәртүгә керештеләр
Барлык яңалыклар