Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.01.2024, 08:00

Казанның юл хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчерелгән

Матбугат туры барышында шәһәр матбугат чаралары журналистлары юлларны кардан чистартуның ничек баруы белән таныштылар

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар, Камилә Вилданова). Алдагы өч тәүлектә, синоптиклар фаразлавынча, Казанда айлык норманың 60-70% ы явып китәргә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрдә «Буран» планы игълан ителә. Кар җыюга урамнарда тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык эшчеләр һәм машиналар җәлеп ителә. Юлларны чистартуда 800 берәмлек кар җыю техникасы һәм 600 дән артык җыештыручы катнашачак. Эшнең ничек оештырылуы белән төнге матбугат туры барышында шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре таныша алды.

Журналистлар дүрт ноктада булды: Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, Гагарин, Алафузов урамнарында, шулай ук Несмелов урамындагы кар эретү пунктында. Төнлә җыештыручылар нигездә катнашмый, эшнең күпчелек өлешен кече механизация чаралары, себерү машиналары, трактор щеткалары һ.б. башкара.

Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (анда еш кына кар җыю техникасы колоннасы үтә) журналистлар Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов белән аралаша алдылар. Ул юл хезмәтләренең көчәйтелгән эш режимына күчерелүе турында сөйләде. Карны актив җыештыру төнлә башлана, чөнки машиналар трафигы азрак була, димәк, махсус техникага узу җиңелрәк. Беренче чиратта, магистральләрне, социаль объектлар янындагы юлларны һәм җәмәгать транспорты маршрутларын чистарталар һәм реагент сибәләр.

«Без, барлык халык тыныч кына эшкә һәм башка урыннарга барып җитсен өчен, барлык юлларны оператив рәвештә чистартып чыгарга тырышачакбыз», – диде Игорь Сәлахетдинов.

Аның сүзләренчә, шәһәр районнарын җыештыруда өстенлек юк. Казанда генераль подряд оешмалары хезмәтләреннән файдаланучы дүрт заказчы (һәр район администрациясе) бар. Һәр компаниянең үз территориясе бар, шуңа күрә урамнарны җыештыру бер үк вакытта бара.

«Эшчеләр өч операция ясыйлар: карны чистарту, юлларга реагент сибү һәм кар чыгару. Барлык эшләр дә гадәти режимда бара», – дип билгеләп үтте спикер.

Җыелган карны кар эретү станцияләренә җибәрәләр. Бүген шәһәрдә алар сигез, аларда 14 камера эшли (Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Гадел Кутуй урамнарында, Җиңү проспектында).

Парковкаланган транспорт проблемасы кискен булып кала, ул юлларны кардан чистартуга комачаулый. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе мондый участоклар ЮХИДИ белән берлектә чистартылуы турында сөйләде.

Аның белән «Киров районы ДРЭУ» МУП директоры урынбасары Зөфәр Галиуллин килеште. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрлеләр үз машиналарын хәтта моны эшләү тыелган билгеләр астында калдыралар.

Зөфәр Галиуллин шулай ук Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында Гагарин урамы мисалында чистарту эшләре барышы турында сөйләде. Көн саен тәртипне 80 гә якын эшче күзәтә, ә юлларны җыештырырга 84 берәмлек техника ярдәм итә. Бер төн эчендә районнардан 1,5 тонна кар чыгарыла, 200 хезмәткәр җитми.

Алафузов урамындагы торак комплекс территориясендә мул явым-төшемнәрдән соң ишегалдын нибары өч сәгать эчендә җыештырганнар. Журналистлар килгәнче, йорт янында кар тавы хасил булган, ул тиздән станциягә китәчәк.

«Әлеге ишегалдында машиналар юк, шуңа күрә чистарту кичке вакытта уза. Кар якында гына җыела, бер-ике көннән соң ул чыгарылачак», – дип хәбәр итте «Домус» ИК директоры Антон Щепкин.

Ул идарәче компаниянең 23 йортка хезмәт күрсәтүен, шул ук вакытта 21 йортта яшәүчеләрнең йорт яны территориясеннән карны чыгару чыгымнарын түләү күләменә кертү турында карар кабул итүләрен өстәде. Узган кыш өчен бер фатирда яшәүчеләргә 500 сум акча түләнгән.

«Без инициатор булдык, ни өчен мондый карар кабул итү мөһим икәнен аңлаттык. Һәм яшәүчеләр безнең дәлилләр белән килештеләр», – дип уртаклашты Антон Щепкин.

«Бездә хезмәткәрләр җитми. Мин инде 500 кешедән торган саннарны китердем, ләкин бу кешеләрне без йорт яны территориясен тоту өчен түләгән акчага эшкә алырга мөмкиннәр. Ләкин нормативларга карасак, Казанга 4,5 мең юл эшчесе җитми», – дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Спикер билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр арасында «текучка» күзәтелә. Бу һөнәрнең физик яктан бик авыр бирелүенә бәйле, бигрәк тә кышкы вакытта, кар һәм температура төшкән вакытта. Мондый катлаулы чорда кадрларга кытлык башлана.

Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, хезмәткәрләр районнар буенча тигез бүленәләр. Ләкин кайбер территорияләр чистарту дәрәҗәсе буенча аерыла. Мәсәлән, Киров районындагы ишегаллары тизрәк һәм җиңелрәк җыештырыла, чөнки алар кечкенә. Совет районы бу мәгънәдә төрле: бер яктан – Гвардия урамы, икенче яктан – Азино.

Бүгенге көндә Казанда 256 йорт яны территориясе буенча күпфатирлы йортларның биналары хуҗалары тарафыннан кар чыгару чыгымнарын кертү турында карар кабул ителде, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Соңгы тукталыш Несмелов урамындагы кар эретү станциясе булды. Пункт ике камера белән җиһазландырылган, һәркайсы 574 тонна кар эшкәртергә сәләтле.

«Водоканал» МУП матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Сибгатулина сөйләвенчә, кыш башыннан ТР башкаласыннан 460 мең тоннадан артык кар чыгарылган һәм утильләштерелгән, ә бу узган елның шул ук чорына караганда 20% ка күбрәк. Шул ук вакытта барлык сигез станциянең гомуми җитештерүчәнлеге тәүлегенә 8 мең тонна кар тәшкил итә.

Соңгы тәүлектә Казанда 5 мм яңгыр яуды (айлык норманың 11% ы). Шәһәр урамнарыннан 12 мең тоннадан артык кар чыгарылган, бозга каршы эшкәртү өчен 283 тонна реагент һәм 735 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Фоторепортаж
Казанда кар чистарту эшләренә 800 берәмлек техника һәм 600 юл эшчесе җәлеп ителгән
Видеорепортаж
18.01.2024 00:11
Казанның юл хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчерелде
Барлык яңалыклар