Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2023, 10:42

Казанның юл хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчте

Төн эчендә шәһәр урамнарыннан 2,5 мең тонна кар чыгарылды – декабрь башыннан айлык норма явым төшемнең 84% ы яуган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь). Кар яву сәбәпле, Казанның юл хезмәтләре 24 нче декабрь киченнән тәүлек әйләнәсе көчәйтелгән эш режимына күчте. Төнлә шәһәр урамнарыннан 2,5 мең тоннага якын кар чыгарылган, ә тәүлек эчендә юлларда 1,5 мең тонна бозга каршы материал кулланылган. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 24 нче декабрьдән 25 нче декабрьгә каршы төндә 11 мм кар яуган, декабрь башыннан – 42,2 мм (бу айлык норманың 84% ын тәшкил итә (50 мм).

Оператив рәвештә кар массаларын себерү һәм аннан соң юлларны бозга каршы материаллар белән эшкәртү буенча эшләр башланган. Зур юл магистральләрендә эшләр өчәр тапкыр башкарыла, әмма штат режимында төнге сменада норматив явым-төшем (6-7 мм кадәр) булганда алар бер тапкыр башкарыла.

24 нче декабрьнең 21:00 сәгатеннән 25 нче декабрьнең 7:00 сәгатенә кадәр 403 тонна реагент һәм 736 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Шәһәр юлларында төнге сменада 263 берәмлек техника эшләгән, шуларның 92 се катнаш юл машинасы һәм 76 сы трактор щеткасы. Карны чыгару өчен төяү техникасының максималь саны җәлеп ителгән.

Явым-төшем 25 нче декабрь төненә кадәр дәвам итәр дип көтелә, шуңа күрә юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итәчәк. Бүген көндез урам-юл челтәрен чистартуга 415 берәмлек техника һәм 657 эшче җәлеп ителәчәк. Аларның төп бурычы – транспорт хәрәкәтен тәэмин итү, юлны максималь рәвештә себерү, бозга каршы материаллар белән эшкәртү, тротуарларны һәм тукталыш мәйданчыкларын чистарту буенча эш башкару. Юл хезмәтләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен махсус техника йөртүчеләргә ашау китерү оештырылган.

Барлык яңалыклар