Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2020, 12:15

Казанның юл хезмәтләре җәйге эш режимына күчте: җыештыру эшләренә 280 берәмлек махсус техника һәм 400 эшче җәлеп ителгән

Шәһәр Мэры Илсур Метшин җыештыруны май бәйрәмнәренә тәмамларга кушты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Зилә Гайфи). Казанның юл хезмәтләре тулысынча җәйге эш режимына күчте. Бу сезонда җыештыру эшләрендә 280 махсус техника һәм 400 юл эшчесе катнашачак, алар инде урам-юл челтәрен кыш дәвамында җыелган пычрак һәм чүп-чардан чистартуга керештеләр. Махсус эпидемиологик режим вакытында юл предприятиеләре көн саен вируска һәм микробларга каршы гамәлләрнең киң спектры булган махсус дезинфекция чаралары белән урамнарны санитар чистарталар, дип сөйләде бүген коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. Киңәшмәне Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.

Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, юлларны кышкы чорда карап тоту вакыты рәсми рәвештә 15-нче апрельдә тәмамланды. Әмма, һава шартларын исәпкә алып, подряд оешмалары техниканы яңадан җиһазлауга һәм урам-юл челтәрен чистартуга планлы тәртиптә март уртасыннан ук керештеләр. «Күчеш чорында беренче чираттагы бурыч - юлларны һәм тротуарларны, тукталыш мәйданчыкларын, коймаларны, яшел зоналарны кыш буена җыелган пычрактан һәм чүп-чардан чистарту булды. Юлларда көн саен бу эшне 80 бригада, 60 вакуум-себерү машинасы һәм 90 су сиптерү-юу машинасы башкарды. Хәзер юллар канәгатьләнерлек хәлдә», - дип белдерде профильле комитет рәисе.

Аның сүзләренә караганда, юл предприятиеләре көн саен урамнарны вируска һәм микробларга каршы торуның киң спектрына ия булган махсус дезинфекция чараларын кулланып, чистарталар. И.Куляжев ассызыклаганча, бу чараларның кискен исе юк, очып таралмый һәм агулы түгел. Шулай ук көн саен җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләре, тукталыш павильоннары һәм җәмәгать транспорты мәйданчыклары дезинфекциясе үткәрелә.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, коронавирус белән бәйле вәзгыять юл эшчеләренә файдага булды - зур транспорт агымы аларның эшенә комачауламый. Шәһәр башлыгы шәһәрне җыештыруны май бәйрәмнәренә тәмамларга кушты.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 27.04.2020
Видеорепортаж
27.04.2020 12:06
Казанның юл хезмәтләре җәйге эш режимына күчтеләр
Барлык яңалыклар