Көн саен юлларны чистартуга 220 берәмлек техника һәм 200 эшче чыга.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). Казан урамнарының яртысыннан артыгы кышка җыелган пычрактан һәм юлдагы чүп-чардан чистартылган. Эшләр апрель башында ук санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык кысаларында башланып китте һәм көн саен алып барыла. Бүген эшчеләр бригадасы Карбышев, Даурия һәм Рихард Зорге урамнарын җыюга кереште.
Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов сүзләренчә, шәһәр урамнарын чистарту эшләре берничә этапта алып барыла. Һәр техникага билгеле бер участок беркетелгән. Бүген җыештыру Карбышев урамыннан башланды, анда эшләрнең беренче этабы узды: пычрак җыелган урыннар кул белщн чистартылды, шулай ук төяү техникасы һәм үзбушаткычлар эшкә җәлеп ителде.
Аннары Даурия урамын чистартуга себерү-җыештыру механикалаштырылган «Бродвей» машинасы кереште. Ә Рихард Зорге урамында эшләр тәмамланды – юл һәм тротуарларны тузаннан чистарту өчен вакуумлы себерү-җыю машиналары кулланылды. «Соңыннан инде тузаннан һәм пычрактан чистартылган юллар һәм тротуарлар юыла. Параллель рәвештә яшел зоналарны чистарту һәм урам-юл челтәре элементларын юу эшләре алып барыла – куркынычсызлык киртәләре, юл билгеләре һәм тукталыш павильоннары», – дип сөйләде М.Әхмәтҗанов. Аның сүзләренә караганда, бүген шундый ук эшләр Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы кисешкән участокта үткәрелгән, анда шау-шудан саклаучы экраннар юылган.
Юллар һәм коймалар тәүлек буе чистартыла. Көндезге вакытта бөтен чүпне җыялар һәм вакуумлы себерү машинасы эшли, ә төнлә эшчеләр урамнарны юа башлыйлар. «Урамнарны чистартуда 220 берәмлек техника һәм 200 эшче катнаша. Юллар төзекләндерүгә, яңгырлы көннәрдән тыш, теләсә нинди һава торышында чыгалар. Башта алар төп магистральләрне чистарталар, аннары икенче дәрәҗәдәге урамнарга күчәләр», – дип өстәде М.Әхмәтҗанов. Аерым алганда, юлларның кырый өлешен чистарту һәм чүп җыю белән шөгыльләнүче 70 механикалаштырылган бригада, 60 сиптерү-юу машинасы, 52 себерү-җыю машинасы һәм башка техника эшли.
Барлык төп юлларны 25-нче апрельгә кадәр тәртипкә китерү планлаштырыла. Шуннан соң урамнарны көндәлек карап тоту буенча эшләр башланачак.
Казанлылар да шәһәрдә чисталыкка ярдәм итә ала. Искәртәбез, 24-нче апрельдә гомумшәһәр өмәсе узачак. Аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Җыештыру ишегалларында, җәмәгать урыннарында һәм биналар янындагы участокларда үткәреләчәк. Шәһәр халкы үзләре өмәдә катнашу өчен уңайлы мәйданчык сайлый ала. Санитар чистарту чаралары шәһәрнең барлык районнарында узачак. Инвентарь, перчаткалар һәм чүп капчыкларын барысын урыннарда бирәчәкләр. Өмәгә уңайлы, ябык кием һәм аяк киемнәре киеп килергә кирәк.