В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу пассажирлар агымының планлаштырылганнан артуы белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Россия тимер юллары ноябрь бәйрәмнәрендә Санкт-Петербург – Казан һәм Воронеж – Казан юнәлешләрендә өстәмә поездлар җибәрәчәк. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ноябрь бәйрәмнәрендә Россия буенча 250 дән артык өстәмә поезд йөриячәк. Бу узган ел белән чагыштырганда 10% ка күбрәк.
Компаниядә пассажирларның максималь саны 3 нче һәм 6 нчы ноябрьдә көтелә дип өстәделәр.
Быел ноябрь бәйрәмнәре 4 нче ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.