В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген эш көне бер сәгатькә кыскара
Фото: Денис Гордийко
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы искә төшергәнчә, 30 нчы август эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Шуңа күрә бүген, Россия Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, эш көне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлана.
Иртәгә ТР башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны зур бәйрәм программасы көтә. Алар арасында Евгений Плющенко командасының боз тамашасы, Нокса яр буенда парк ачу, «Казан көзе» опера фестивале һәм башка бик күп чалалар бар.