Бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм гамәлдәге айлык түләүләр белән биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Июльдә 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган ярдәм күчереләчәк. Балалы гаиләләргә түләүләр алу өчен гариза бирергә кирәкми - акчалар автомат рәвештә күчереләчәк.
Бер тапкыр түләнә торган түләү 3 яшькә кадәрге балаларга ай саен бирелә торган 5 мең сум түләүгә яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр түләнә торган 10 мең сум түләүгә өстәмә рәвештә рәсмиләштереләчәк, алар апрельдән һәм июньнән РФ Президенты указы нигезендә гаиләләргә күчерелә.
«3 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына һәм опекуннарына бер тапкыр түләнә торган 10 мең сум күләмендәге өстәмә июль түләве автомат рәвештә биреләчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Күрсәтелгән түләүләрне сорап мөрәҗәгать итмәгән ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар 3 яшькә кадәр балаларга түләү алу турында яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү рәсмиләштерү турында гариза биргәннән соң, өстәмә 10 мең сумны да алачак. Моңа өч айдан артык вакыт бирелә - тиешле гаризалар 30-нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә. Гариза хупланган һәм акча күчерелгән очракта, алар шулай ук 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү алачак, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте. Түләүләрне билгеләү турында тулырак мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, социаль ярдәмнең яңа чараларын Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать итү барышында тәкъдим итте.