В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1 һәм 5 ноябрьдә эш көннәре озынлыгы бер сәгатькә кыскара
Ноябрьдә Татарстан башкаласында яшәүчеләрне өстәмә ял көннәре көтә. Шәһәрлеләр 2, 3, 4 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәк. Бу халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көне. Быел 1 ноябрьнең ял көне 3 ноябрьнең дүшәмбесенә күчерелде.
Моннан тыш, ТР кануны нигезендә 6 ноябрь – ТР Конституциясе көне – шулай ук эш көне түгел. Шулай итеп, шәһәр халкы дүрт көн ял итәчәк – 2, 3, 4 һәм 6 ноябрьдә.
1 һәм 5 ноябрьдә эш көннәре бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ТР Милли музее Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 3 ноябрьдә, «Мәдәни бердәмлек төне» киң программасын тәкъдим итәчәк. Бу көнне аның территориясендә мәдәни чаралар узачак, аларга керү бушлай булачак.