В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә спектакль күрсәтеләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча 30 нчы сентябрьдә өстәмә поездлар йөриячәк. Бу «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә спектакль күрсәтелүе белән бәйле.
Казан – Аэропорт юнәлеше буенча 7602 нче электричка 18:24 сәгатьтә китәчәк һәм 18:45 сәгатьтә килеп җитәчәк.
7603 нче номерлы Аэропорт – Казан поезды өчен китү 22:20 сәгатькә билгеләнгән, килү – 22:40 сәгатькә. Составлар арадаш тукталышларсыз барачак, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ.
Барлык маршрутлар буенча тулы мәгълүматны сайтта һәм «Россия тимер юллары –пассажирларга» мобиль кушымтасында, тәүлек әйләнәсе +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин.