Үзгәрешләр 31 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак
Дача сезоны башлану белән «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе аеруча кирәкле юнәлешләргә өстәмә шәһәр яны поездларын билгеләү турында хәбәр итә. 1 апрельдән 31 октябрьгә кадәр төбәк халкы һәм кунаклары дачаларга һәм башка популяр урыннарга уңайлы барып җитү өчен яңа маршрутлардан файдалана алачак.
Үзгәрешләр түбәндәге юнәлешләргә кагылачак
1 апрельдән 31 октябрьгә кадәр: Красноуфимск – Дружинино һәм Дружинино-Красноуфимск (поездлар көн саен йөриячәк)
11 апрельдән 5 октябрьгә кадәр: Йошкар-Ола – Яранск (җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә)
12 апрельдән 6 октябрьгә кадәр: Яранск – Йошкар-Ола (шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә)
12 апрельдән 12 октябрьгә кадәр: Канаш – Чабаксар һәм Чабаксар – Канаш (көн саен)
28 апрельдән 28 сентябрьгә кадәр: Казан – Зөя һәм Зөя – Арча (көн саен)
1 майдан 30 сентябрьгә кадәр: Ижевск – Чур һәм Чур – Ижевск (көн саен)
4 майдан 28 сентябрьгә кадәр: Ижевск – Ува һәм Ува – Ижевск (шимбә һәм якшәмбе көннәрендә)
Шулай ук кайбер маршрутлар озайтыла
12 апрельдән 12 октябрьгә кадәр 6479 нчы номерлы Бөреле – Краснозаринск поезды Бөреле – Волжск элемтәсе буенча (көн саен) йөриячәк.
3 майдан 28 сентябрьгә кадәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6301 нче номерлы (Казан – Зөя) поезды Казан – Төрлемә элемтәсе, ә 6306 нчы номерлы (Зөя – Казан) поезд Төрлемә – Казан элемтәсе буенча йөриячәк.
Билгеләп үтәргә кирәк, 26 апрельдән 6434 нче номерлы Казан – Арча поезды ел әйләнәсе йөриячәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), шулай ук шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында яисә «Пассажирларга Россия тимер юллары» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.