Бу XII Республика ифтарын үткәрү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
7602 нче шәһәр яны поезды Казаннан 7:48 сәгатьтә кузгалачак, Аэропорт станциясенә 8:16 сәгатьтә килеп җитәчәк.
7604 нче электричка Казан станциясеннән 14:42 сәгатьтә чыгачак, соңгы станциядә 15:02 сәгатьтә булачак.
Казан – Аэропорт маршрутындагы 7606 нчы составның кузгалу вакыты – 16:02 сәгатькә, килеп җитүе 16:22 сәгатькә билгеләнгән.
7605 нче поезд Аэропорт станциясеннән 19:47 сәгатьтә кузгалачак. Пассажирлар вокзалда 20:13 сәгатьтә булачак.
Составлар ике арада тукталышлар ясамаячак, дип хәбәр итте «Содружество» АҖ матбугат хезмәте
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында һәм +7(937)625-04-33 телефоны буенча (шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә) белергә мөмкин.