Бу алдан планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). 21-нче һәм 22-нче декабрьдә Киров һәм Мәскәү районнарында урнашкан кайбер йортларда вакытлыча ут булмаячак.
21-нче декабрьдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Баруди ур., 13, 17 (387-нче номерлы балалар бакчасы), 19, 21, 23, 25, Восстание ур., 90, 101, 106, 108, 111, 115, 121.
22-нче декабрьдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр утны Киров районында урнашкан түбәндәге йортларда сүндерәчәкләр: Болотников ур., 1, 3, Горький шоссесы 11, Ново-Светлая ур., 11, Окольная ур., 3, 5, 7, 9 (137-нче номерлы мәктәп ), 16, 18, 20, Шульгин ур., 19 (50-нче номерлы гимназия).
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.