Ул эшләрне объектларның тарихи кыяфәтенә туры китереп алып барырга кушты.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Бүген Казанның тарихи үзәгендә төзекләндерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм очрашуда катнашучылар Казан Кремленең тантаналы урыннарында һәм Ушкова йортында булды.
Маршрутның беренче ноктасы Казан Кремленең реконструкция эшләре бара торган урыннары булды.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар Ушкова йортына юнәлделәр, анда элек ТР Милли китапханәсе урнашкан иде. Рөстәм Миңнехановка федераль әһәмияттәге әлеге мәдәни мирас объектын җайлаштыру концепциясен эшләү турында сөйләделәр. Республика башлыгы эшләрне йортның тышкы кыяфәте тарихи таләпләргә туры килерлек итеп башкарырга, шулай ук инде хәзер үк бинаны, шул исәптән җәмәгать киңлеген файдалану вариантларын уйларга кушты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм башкалар катнашты. Объектлар буенча аңлатмаларны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова бирде.