Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.07.2022, 13:00

Татар китабы йорты концерт-презентациядә яңа проектлар тәкъдим итәчәк

Чара 16 нчы июльдә узачак, керү бушлай.

Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июль). Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее урнашкан Татар китабы йортында «Безнең йорт дуслары» дип исемләнгән концерт-презентация узачак. Учреждение хезмәткәрләре быел музейда гамәлгә ашырылачак проектларны тәкъдим итәчәкләр, алар арасында формаль булмаган аралашу клубы ачылу, яңартылган коворкинг һәм кофейня зонасы да бар.

Программада – концерт, шигырьләр уку, урам фотокүргәзмәсе. Музей ишегалдында Gauga төркеме фронтмены Оскар Юнысов һәм узган атнада «Урам» җырының релизын чыгарган бард Рушан Хәяли чыгыш ясаячак. Шунда ук Г.Кариев театры директоры Луиза Янсуар үзенең шигырьләрен укыячак. Моннан тыш, мәйданчыкта татар язучыларының көндәлек тормышыннан алынган сирәк фотосурәтләр күргәзмәсе дә эшләячәк.

Чара 16 нчы июльдә 18:00 сәгатьтә булачак. Керү бушлай, алдан теркәлергә кирәк.

Барлык яңалыклар