Бинада кунакханә бар, анда халыкара вакыйгада катнашучыларны урнаштырырга планлаштыралар
Фото: Денис Гордийко
Матбугат йорты Бауман урамы, 19 адресы буенча урнашкан. Ул 1933 елдан 1935 елга кадәр төзелә. Проектлауда ул вакыттагы иң яхшы типографияләр проектлары үрнәкләре һәм илебездәге полиграфия биналарын төзү тәҗрибәсе кулланыла.
2015 елда биредә реставрациядән соң кунакханә урнашкан. Анда югары класслы номерлар, президент номеры, берничә ике бүлмәле люкслар, өстәмә конференцияләр залы һәм китапханә барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС саммиты быел октябрь аенда Казанда узачак. Шәһәрдә масштаблы халыкара вакыйгага әзерлек башланды инде. Татарстан башкаласында катнашучыларны урнаштыру өчен 46 кунакханә әзерләнә.