В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйгенең гомуми фонды – 30 миллион сум
Денис Гордийко фотосы
Казанда «Мәдәният йорты» дип аталган мәдәни проектларның грант бәйгесендә катнашу өчен мәдәният йортларыннан, китапханәләрдән һәм коммерцияле булмаган оешмалардан гаризалар кабул ителә башлады. Бәйгенең гомуми приз фонды 30 миллион сум дип бәяләнә.
Катнашучыларны өч номинация: «Урыннар», «Вакыйгалар», «Тарихлар» буенча сайлап алачаклар. Беренче номинациядә иҗтимагый киңлекләрне – ял итү зоналарын, китапханәләрне һәм уку залларын, антикафены булдыруга һәм торгызуга кагылышлы гаризалар каралачак. Бергәлекләргә ярдәм итүгә һәм төрле чаралар – экскурсияләр, лекцияләр, түгәрәкләр уздыруга юнәлдерелгән программаларның идеяләре һәм тәкъдимнәре икенче номинация кысаларында тикшереләчәк.
Өченче номинация Татарстанның локаль мәдәни һәм тарихи мирасын саклау өчен документаль һәм медиапроектларны берләштерә – әлеге номинациядә татарларның һөнәрләреннән, туган теленнән башлап киләчәк буыннар өчен республиканың авыллары һәм районнары турындагы истәлекләр бәяләнәчәк.
«Безнең төбәкләрдә үз шәһәрләрен үстерү, җәлеп итү нокталарын булдыру һәм җирле мәдәни гореф-гадәтләрне саклау белән кызыксынучы актив, битараф булмаган кешеләр бик күп булуын беләбез. Үз чиратында безнең бурыч – төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулар белән янучы кешеләрнең кыю иҗади идеяләрен гамәлгә ашыру, тормыш сыйфатын яхшырту өчен башкарасы проектларына ярдәм итү», - дип билгеләп үтте «Логика Молока» компаниясе генераль директоры Якуб Зәкриев.
Бәйге Россиянең өч шәһәрендә – Казанда, Самарада һәм Кемеровода уздырыла. Катнашу өчен 31 мартка кадәр бәйгенең рәсми сайтында гариза бирергә кирәк.