Челтәрләр үткәрү эшләре җәй башыннан бирле алып барылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивале Калинин урамындагы 12-нче номерлы йортка шәһәр коммуникацияләре үткәрде. Челтәрләр үткәрү эшләре җәй башыннан бирле алып барылды.
Октябрь дәвамында ремонт эшләре өчен җаваплы кешеләр йортка су, канализация тоташтыру өчен торбалар салдылар. Хәзер, фатирлар буенча коммуникацияләр үткәрелгәннән соң, шәһәр уңайлылыкларыннан йортта яшәүчеләрнең барысы да файдалана алачак.
Калинин ур., 12 адресы буенча урнашкан йорт Россиянең «Том Сойер Фесте»ндагы беренче объект булды, аңа фестиваль шәһәр коммуникацияләрен тоташтырырга ярдәм итте. Фестиваль кысаларында йортка яңа тәрәзә йөзлекләре куелды, декорның югалган элементлары торгызылды һәм йорт бүрәнәләре ныгытылды, ә фасад кызыл төскә буялды.
Калинин урамы, 12 адресы буенча урнашкан йорттан тыш, активистлар бу җәйдә Казан үзәгендәге өч торак йортны төзекләндерделәр.
Тарихи мохитне торгызу фестиваленең дүрт сезоны эчендә активистлар барлыгы 15 бинаны төзекләндерделәр.
Хәрәкәтне оештыручылар объектларны киләсе сезон планына кертү өчен гаризалар кабул итә. Аларны сайтта 2020 елның гыйнварына кадәр калдырырга мөмкин.