Объектта тәрәзә конструкцияләре һәм лифтлар урнаштырыла, түбә җиһазландырыла, шулай ук фасад һәм бизәү эшләре алып барыла
Фото: ТР Дәүләт торак фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче август). Салават Күпере торак районының беренче кварталында яңа йортлар төзелеше дәвам итә. 1-5-1 нче номерлы күпфатирлы йорт инде 87,6% ка әзер.
Татарстан Дәүләт торак фондында хәбәр итүләренчә, объектта эшчеләр тәрәзә конструкцияләрен урнаштыралар, түбә ябалар, лифтлар һәм эчке инженерлык челтәрләрен монтажлыйлар, шулай ук фасад һәм эчке бизәү эшләрен алып баралар. Төзелеш социаль ипотека республика программасы кысаларында алып барыла.
Элегрәк KZN.RU порталы яңа «Мәхәббәт» торак комплексы төзелүе турында хәбәр итте. Бер үк вакытта анда 892 фатирга исәпләнгән тагын җиде йорт төзелә. Аларның техник әзерлеге 13,6% тан 87,6% ка кадәр. Яңа кварталда 2008 фатирга 14 үзгәрүчән катлы (10-18 катлы) йорт төзеләчәк.