В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр яны поездлары үзәк тимер юл вокзалыннан китәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь). 19 нчы июньдә Мирный поселогы Каенлыгындагы Сабантуйга казанлылар һәм шәһәр кунаклары электричкаларда килеп җитә алачак.
Электричкалар Казан станциясеннән 7:35, 9:25, 12:25, 14:45, 18:10, 19:46 сәгатьләрдә, кире юнәлештә Аэропорт станциясеннән 6:51, 8:40, 11:45, 14:02, 17:31, 19:10 сәгатьләрдә җибәреләчәк. Юлга киткән вакыт 13 минут тәшкил итәчәк.
Әлеге маршрутта унике электр поезды йөри. Алар Казан, Вахитово, Каенлык, Комбинат, Юбилейная, Столбище, Аэропорт станцияләрендә тукталышлар ясыйлар.
Кирәк булган очракта өстәмә составлар билгеләнергә һәм гамәлдәге җәдвәлгә төзәтмәләр кертелергә мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Мирный поселогының Каенлыгына, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкка һәм Аккош күле буендагы урман-паркына махсус автобусларда барып җитәргә мөмкин булачак. Мирныйга баручы автобусларда бәйрәм программасы белән QR-кодлар урнаштырылачак.
Сабантуй турындагы бөтен мәгълүматны KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.