Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2025, 10:06

«Игелекле пляж»: Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пляж коляскалары сатып алачаклар

Аккош күлендә махсус җайланмадан файдаланырга мөмкин булачак

Казанда Аккош күле пляжында терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр өчен пляж коляскаларын прокатка бирү пункты оештыралар. «Игелекле пляж» проекты кысаларында инвалидлык турында белешмә буенча биреләчәк 6 махсуслаштырылган коляска сатып алганнар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Игелекле Казан» АКО директоры Татьяна Мерзлякова хәбәр итте.

Пляж коляскаларының үзенчәлекле төзелеше ком, вак таш һәм башка тигез булмаган өслектә иркен хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Татьяна Мерзлякова билгеләп үткәнчә, Казанда махсус коляскалар булдыру белән Казан параспортчысы Юрий Григорьевның әти-әнисе Сергей һәм Марина Григорьевлар шөгыльләнә. Бу махсус җиһазларны Татарстан башкаласыннан сатып алырга мөмкинлек бирде.

«Казан өчен бу терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләрнең ялын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк беренче тәҗрибә», – дип шәрехләде проектны Татьяна Мерзлякова.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның инклюзив үзәкләрендә инвалид балалар өчен җәйге лагерь сменалары узачак. Алмашка «Игелекле Казан» рәсми сайтында язылырга мөмкин, барлык җәйге сменалар бушлай.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.05.2025
Видеорепортаж
19.05.2025 10:09
Казанда инвалид балалар өчен җәйге лагерь сменалары уздырылачак
Барлык яңалыклар