Программада – фигуристлар чыгышы, бозда бәйгеләр һәм хәйрия ярминкәсе
Дүшәмбе, 24 февральдә, «Черек күл» паркында шугалакта «Игелекле шугалак» хәйрия чарасы узачак. Кунакларны бай программа көтә: фигуралы шуу буенча мастер-класс, балалар һәм өлкәннәр өчен бозда бәйгеләр, шулай ук хәйрия ярминкәсе.
Җыелган барлык акчалар инвалид балаларның ата-аналарының региональ иҗтимагый оешмасына ярдәмгә җибәреләчәк, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасында. Мондый вакыйгалар безгә хәтта кечкенә адымнар да дөньяны яхшырак итә алуын искә төшерә. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, шул ук исемдәге шәһәр социаль проектының координаторы булган «Игелекле Казан» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган һәм авыр тормыш шартларына эләккән шәһәр халкына ярдәм итү буенча шактый эш башкарган. Проект 10 ел эшләү дәверендә 11 мең мохтаҗга ярдәм күрсәтелгән. Ә узган ел нәтиҗәләре буенча, «Игелекле Казан»ның 4 меңнән артык тәрбияләнүчесе, шул исәптән 300 ятучы авыру бар иде. Шул ук вакытта оешма күпсанлы хәйрия проектларын актив гамәлгә ашыра.