Волонтерлар мохтаҗларга кайнар ризык, җиләк-җимеш һәм гигиена кирәк-яраклары өләшә.
Фото: Марат Мугинов
Быел беренче тапкыр ризык өләшү узган шимбәдә, 22 нче гыйнвар көнне узды. Волонтерлар 160-ка якын татарча азу порциясе өләшкән, 10-га якын кеше өстәмә порция алган.
Проектның кураторы Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, атна саен мохтаҗлар өчен Казанның төрле рестораннары ризык белән тәэмин итә. Гадәттәгечә, менюга бәрәңге, яшелчә һәм иттән икенче ризыклар кертелә, аларны боксларга салалар. «Ризык туклыклы, калорияле булырга тиеш, кышын бу бик мөһим», – дип билгеләп үтте Рөстәм Хәсәнов.
Проектның шәһәрлеләр арасында ихтыяҗы зур. Р.Хәсәнов билгеләп үткәнчә, һәр ял көннәрендә «Игелекле фудтрак»ны мохтаҗлар зур түземсезлек белән көтеп ала. Проектны тормышка ашыру барышында рекорд куелган: 16 минут эчендә 260 порция ризык таратылган.
Киләсе шимбә, 29 нчы гыйнвар көнне, махсус җиһазландырылган микроавтобус Борхан Шәһиди урамындагы сквер янындагы мохтаҗларга ярдәм итү пункты парковкасына киләчәк. Ризык өләшү 12:00 сәгатьтә башланачак.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле фудтрак» хәйрия проекты Казанда 2017 елның ноябрендә старт алды. Узган ел гына да мохтаҗларга 3,5 меңнән артык порция аш-су таратылды.