Махсус җиһазландырылган микроавтобус шәһәр урамнарына дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр чыга.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Казанда «Игелекле фудтрак» эшен яңадан башлап җибәрә. Волонтерлар яңадан кайнар төшке аш белән мохтаҗларны ашатачак һәм аларга гигиена җыелмалары өләшәчәк.
Махсус җиһазландырылган микроавтобус шәһәр урамнарына дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр чыга. Әйтик, дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә хәйрия акциясе Мәскәү базары янындагы скверда узачак, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә - фудтракның төп локациясе булган Борхан Шахиди урамы скверында. Кайнар төшке аш өләшү 14.30 сәгатьтән оештырылачак.
«Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, без эш кагыйдәләрен бераз үзгәрттек, - дип хәбәр итте «Мәрхәмәтле Казан» автоном коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Марат Исмәгыйлев. - Хәзер без ризыкларны махсус ланч-боксларда өләшәбез һәм кешеләрнең социаль дистанцияне үтәүләрен күзәтәбез. Барлык волонтерлар битлек һәм перчаткаларда эшли».
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле фудтрак» проекты Казанда 2017 елның ноябрендә старт алды. 2 ел эшләү дәверендә генә дә волонтерлар кайнар ризыкның 20 меңнән артык порциясен тараткан. Проект старт алуга мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүче 7 оешманы берләштерде. Бүген инде 17 партнер исәпләнә, шуның аркасында фургон атнага 6 тапкыр төрле нокталарга чыга. Агымдагы елның язында, катлаулы санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Татарстан башкаласында «Игелекле фудтрак» эше туктатылды.