В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль пунктның чираттагы күчмә чыгуы 16-нчы октябрь көнне булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). 16-нчы октябрь көнне Казанда «Игелекле фудтрак» мобиль туклану пунктының чираттагы күчмә чыгышы булачак. Барлык мохтаҗ шәһәрлеләргә бушлай кайнар аш һәм гигиена җыелмалары өләшәчәкләр.
«Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы белән берлектә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды оештыра торган акция Борһан Шәһиди урамындагы скверда 13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле фудтрак» проекты Казанда 2017 елның ноябрендә старт алды. Аның эше вакытында волонтерлар 20 меңнән артык кайнар ризык порциясе таратты, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы матбугат хезмәте.