Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2024, 13:20

«Милосердие – Казань» волонтерлары Северодонецк халкына фатирларын җыештырырга ярдәм иткән

Атна дәвамында волонтерлар йортлары атышлар вакытында зыян күргән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар янында булган

Фото: tatmitropolia.ru

«Милосердие – Казань» хезмәте волонтерлары Луганск Халык Республикасының Северодонецк шәһәрендә яшәүчеләргә социаль-көнкүреш ярдәме күрсәткән. Атна дәвамында алар йортлары атышлар вакытында зыян күргән өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның фатирларын җыештырган.

Беренче адрес буенча казанлыларны мөстәкыйль рәвештә йөри алмаган пенсионер көткән. Аның фатирында су булмаган, тәрәзәләр һәм ишекләр ватылган. Волонтерлар бүлмәләрне ике көн җыештырганнар.

Шуннан соң волонтерлар өлкән яшьтәге ир-ат янында булганнар – ул ярдәмчесез дә, акчасыз да калган. Активистлар, фатирны җыештырганнан соң, пенсионерга санитар-гигиена ярдәме күрсәткәннәр. Северодонецк шәһәрендә яшәүче ялгыз ир-атның Россия паспорты бар, шуңа күрә аны киләчәктә картлар йортына билгеләячәкләр.

«Истәлеккә фотога төшкәндә, аның йөзендә елмаю пәйда булды. Безгә гадәти булып тоелган уңайлыкларны ир-ат бик күптән күрмәгән. Әлбәттә, ул үзенчәлекле хисләр кичерде», – дип сөйләде волонтер.

Волонтерлар урын өстендә ятучы хатын-кызның да фатирын җыештыруда катнашканнар. Аларның сүзләренә караганда, инвалидлар, ярдәм килгәч, җанланып китәләр, тормышның дәвам итүен аңлый башлыйлар.

«Мондый сәфәрләр ярдәмгә мохтаҗларны гына түгел, ярдәм итүчеләрне дә үзгәртә», – диләр волонтерлар. Аларның сүзләрен Казан епархиясе матбугат хезмәте китерә.

Барлык яңалыклар