В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июль). 31 нче июльдә Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле ярларын һәм төбен чистарту буенча экологик акция узачак.
Су төбен чистартуга дайверлар җәлеп ителәчәк. Яр буе территориясендә җыештыру эшләре белән Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте волонтерлары һәм әгъзалары шөгыльләнәчәк, аларга барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Акция 10:00 сәгатьтә башлана һәм ике сәгать дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте матбугат хезмәте. Перчаткалар һәм капчыкларны урында бирәчәкләр. Оештыручылар үзең белән репеллентлар алырга киңәш итә.