В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр халыкның якланмаган катламнарына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Белгечләр качакларга, гуманитар ярдәмгә, психологик һәм юридик ярдәмгә, инвалидларга һәм башкаларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Консультацияләр +7(843)558-74-18 телефоны буенча 10:00 дән 17:00 гә кадәр үткәреләчәк.
Шулай ук бердәм номер буенча волонтерлар «Игелекле Казан» колл-үзәгендә ярдәм күрсәтү өчен гаризалар калдыра алалар.
Моннан тыш, ТР башкаласында яшәүчеләр оешманың сайтында һәм социаль челтәрләрендә консультация ала алалар, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» матбугат хезмәте.
Колл-центр һәм конференцияләр залы белән коворкинг оешмада күптән түгел генә барлыкка килде. Сеченов урамында урнашкан эш урыны бер түбә астында 100 дән артык хәйрия җәмгыятен берләштерәчәк. Бер үк вакытта биредә 24 кә кадәр чакырылган белгеч эшли ала. Коворкинг ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да булдылар.