Түләүсез дәресләр коворкингта узачак.
Фото: Денис Гордийко
Яшьләр профессиональ барист белән оештырылачак дәресләрдә классик һәм альтернатив каһвә ясарга, шулай ук җиһазларны кулланырга өйрәнәчәкләр. Курс тыңлаучылары «Игелекле Казан» коворкингына килүчеләр өчен каһвә әзерләячәкләр һәм аралашу күнекмәләрен үстерәчәкләр.
Дәресләр сишәмбе көнне Сеченов ур., 5 адресы буенча узачак. Беренче дәрес 22 нче ноябрьдә 10:00 сәгатьтә була. Алдан +7(843)558-74-18 телефоны буенча язылырга кирәк.
Проект инвалидлыклары булган яшьләрне социальләштерү өчен оештырыла, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.