Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2023, 16:02

«Игелекле Казан» менталь бозылулары булган балалар өчен көндезге лагерь оештырды

Җәйге сменада балалар канистерапия һәм нейрокоррекция дәресләрендә булдылар

Фото: «Игелекле Казан»

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). «Игелекле Казан» коворкингында менталь бозылулары булган балалар өчен лагерь сменасы тәмамланды. Ул 14-23 нче августта иҗади һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнгән, көнкүреш күнекмәләрен үстергән 15 баланы берләштерде.

Көндезге лагерьда нейрокоррекция һәм канистерапия буенча дәресләр, шулай ук спорт уеннары үткәрелде. Әниләр бу вакытта психолог белән очраштылар һәм массаж сессияләренә йөрделәр.

Мондый лагерь сменасын көзге каникулларда да оештырырга планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында.

Көндезге лагерьны кайнар линия нәтиҗәләре буенча ачарга булганнар, аны ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе үткәрде. Балалар өчен ял «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты һәм Инвалид балалар вәкилләренең социаль инициативаларын үстерү ассоциациясе ярдәме белән оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, августта «Восток» лагеренда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «БЕЗ. Чикләрсез иҗат» дигән беренче смена тәмамланды. Балалар өчен уеннар, иҗади остаханәләрдә эшләү һәм адаптив физик культура белән шөгыльләнү белән махсус программа эшләнгән.

Барлык яңалыклар