Фудтрак оешманың коворкингына атнага өч тапкыр килә.
Фото: Марат Мөгыйнов
Кайнар төшке ашлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 13:00 дән 14:00 гә кадәр таратыла. Фудтрак Сеченов урамы, 5 адресы буенча «Игелекле Казан» коворкингы янында урнашкан. Төшке ашны «Домашняя столовая» әзерли.
Шулай ук авыр тормыш хәленә эләккән шәһәрлеләргә азык-төлек һәм көнкүреш химиясе таратыла. Якын арада аларга юридик ярдәм дә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәте.
Өстәмә мәгълүматны +7(843)558-74-18 кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин. «Игелекле фудтрак» проекты Президент грантлары фондының махсус конкурсы акчасына гамәлгә ашырыла.