5 майда катнашучылар Россиянең спорт башкаласының төп урамнары буйлап бишенче тапкыр йөгереп узачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). 5 майда Казанда узачак 2019 елгы Казан марафоны стартына нәкъ 100 көн калды. Бу көнне катнашучылар Россиянең спорт башкаласының төп урамнары буйлап бишенче тапкыр йөгереп узачаклар.
Казан марафоны 2019 үзендә марафон буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк. Мондый карар Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президиумы тавыш бирүендә кабул ителде, анда Казан чемпионатны уздыру хокукын шактый зур өстенлек белән алды.
5 майга оештыручылар яңа трассаны әзерләргә планлаштыралар, ул элеккечә үк шәһәрнең төп тарихи объектлары аша уза алачак.
Яңа трассаның төп таләбе – барлык 42,2 км дәвамында 100 метрдан артык биеклек җыймау. Оештыручылар бу чара чемпионатта катнашучыларга югары нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлек бирер, дип ышана.
Марафончылар маршруты шәһәрнең Иске Татар бистәсе, Казан Кремле, Кремль яр буе, спорт объектлары – Баскет- холл, Татнефть-Арена, Казан Арена, Су спорт төрләре сарае, ике күзәтү боҗрасы, Кремль һәм Киров дамбасы, шулай ук Миллениум күпере кебек истәлекле урыннарын үз эченә алачак. Шулай итеп, катнашучылар дистанцияне узып кына калмыйча, шәһәрнең панорамасы белән дә хозурлана алачаклар.
Казан марафонының рәсми сайтында катнашу өчен теркәлергә һәм турнир җәдвәле, үзенчәлекләре һәм форматы турында өстәмә мәгълүмат алырга була.