В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу инженерлык челтәрләрен чыгару эшләрен башкару белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы ноябрь). 21 нче ноябрьдән Казанда Горький шоссесында, Евгений Шварц урамы белән кисешкән урында, транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Бу автомобиль юлын реконструкцияләү зонасыннан инженерлык челтәрләрен чыгару белән бәйле.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 2023 елның 14 нче апреленә кадәр әлеге участокта ике юнәлештә – Залесная урамына һәм Аккош күле ягына таба туры хәрәкәт ябылачак. Транспорт үтеп йөрер өчен хәрәкәтнең һәр юнәлешендә өчәр полосадан торган әйләнеп үтү юллары ясалган.
Исегезгә төшерәбез, ноябрь башында «Олимпиец» спорт комплексы янындагы Горький шоссесы участогында туры хәрәкәт планыннан алда ачылды. 21 нче ноябрьдән киләсе елның 14 нче апреленә кадәр бу участокта әйләнгеч юллар ябылачак.
Горький шоссесын реконструкцияләүнең беренче этабын 2023 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла, бу вакытка Болотников, Фрунзе һәм Восстание урамнары кисешкән урында транспорт чишелеше ачылачак. Бу шәһәрнең көн саен тыгынлыклар барлыкка килә торган төп магистральләренең берсендә хәрәкәтне сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы ел ахырына кадәр Залесный бистәсендә борылыш элмәге төзелеп бетәр дип көтелә.
11,8 км озынлыктагы Горький шоссесын реконструкцияләү проекты автомагистральне алты полосага кадәр киңәйтүне күздә тота. Эшләр комплексында светофорларны бетерү, 3 җир асты һәм 5 җир өсте җәяүлеләр кичү юлын, 3 җир асты борылыш элмәген, тоннель һәм эстакада төзү каралган. Шулай ук «Факел» тукталышыннан «Олимпиец»ка кадәр юл 6 полосага кадәр киңәйтеләчәк. Барлык реконструкцияләнгән участокта тротуар һәм велосипед юлы төзү проектланган.