Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2019, 12:58

Казан халкы һәм кунаклары WorldSkills корылмаларына кадәр махсус автобусларда бушлай йөри алачак

Автобуслар «Казан Экспо»га өч ноктадан – Оренбург трактындагы «Леруа Мерлен» парковкасыннан, «Дубравная» метро станциясеннән һәм «Мега Казан» сәүдә үзәге парковкасыннан барачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август, Ксения Швецова). WorldSkills объектларына кадәр Казан халкы һәм кунаклары махсус автобусларда барып җитә алачак. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр иткәнчә, ярышлар узган көннәрдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенә кадәр һәм чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары узган көннәрдә «Казан Арена» стадионына кадәр бушлай шаттллар йөриячәк.

Шаттллардан тыш, тамашачылар «Казан-1» тимер юл вокзалыннан электропоездда да күргәзмә үзәгенә кадәр бара алачак. Электричка 20 минут эчендә шәһәр үзәгеннән «Казан Экспо»га илтә, чемпионат вакытында ул көн саен 4-5 рейс башкарачак.

Автобуслар һәм электропоездлар хәрәкәте җәдвәле белән KZN.RU рәсми порталында танышырга мөмкин.

«Казан Арена» стадионында узачак дөнья чемпионатын ачу һәм ябу көннәрендә тамашачылар якындагы сәүдә үзәкләренең – «Леруа Мерлен», XL, «Мегастрой», шулай ук «Ак барс» көрәш сараеның вакытлыча машина кую урыннарыннан һәм «Татнефть Арена»ның ябык паркингыннан файдалана алачак.

Шулай ук «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән XL сәүдә үзәгенә кадәр һәр 5 минут саен бушлай шаттллар йөриячәк.

Репетиция көнендә (21-нче август), шулай ук ачылу (22-нче август) һәм ябылу (27-нче август) тантаналары көннәрендә «Казан Арена» стадионы янындагы территориядә чара башланырга 2 сәгать кала һәм аннан соң 2 сәгать эчендә кайбер юл участокларында транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Чикләү схемасы шулай ук KZN.RU порталында урнаштырылган һәм аның белән сылтама буенча танышып була.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.08.2019
Видеорепортаж
19.08.2019 11:20
Казан WorldSkills стандартлары буенча 45-нче һөнәри осталык чемпионатын уздыруга әзер
Барлык яңалыклар