Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Губкин урамы буенча хәрәкәтне чикләү сентябрь азагына кадәр озайтыла. Бу су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
30 нчы сентябрьгә кадәр Космонавтлар урамы ягына таба Губкин урамының 13 нче һәм 25 нче йортлары (2 нче корпус) янындагы юл өлешчә ябыла.