В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу канализация камерасын реконструкцияләү белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Казанда ике айга Краснококшайск һәм Шоссе урамнары буйлап автомобиль юллары хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу канализация камерасын реконструкцияләү белән бәйле. Тиешле күрсәтмә шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.
23-нче августтан 30-нчы октябрьгә кадәр Краснококшайск урамы, Шоссе урамы буенча 1-нче номерлы йорт янында һәм Зур Крыловка урамы белән кисешкән районда юл ябылачак. Шул ук вакытта чикләү Шоссе урамы буенча 1-нче номерлы йорт янында гамәлдә булачак.