В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу юл йөрү өлешен һәм тротуарларны ремонтлау һәм төзү белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Казанда 17-нче майдан Меховщиклар урамы буенча вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
30-нчы октябрьгә кадәр Меховщиклар урамы буенча Девятаев урамыннан Кызыл Татарстан урамына кадәр участок транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Биредә юлларны һәм тротуарларны ремонтлау һәм төзү эшләре башкарылачак.