В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
14 нче майда республика буенча термометр баганалары 19 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Атна ахырына кадәр Казанда яңгырлы һава торышы булачак.
Иртәгә, 12 нче майда, төнлә 2-7 градус җылы, көндез +11...+16 градус булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил көтелә.
13 нче һәм 14 нче майда Татарстанда яңгырлы тотрыксыз һава торышы торачак, бу төньяк циклонның фронталь өлешләре йогынтысы белән бәйле. Төнлә һаваның минималь температурасы +5...+10 градус, көндез 13 нче майда 12-17 градус җылы тәшкил итәчәк. 14 нче майда көндез термометр баганалары +19 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.