В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 204 җәмәгать киңлеге тәкъдим ителәчәк, шуларның 27 се – Казанда.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель, Алина Бережная). 15 нче апрельдә төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия тавыш бирүе башлана. Май ахырына кадәр Татарстан халкы 2023 елда ремонт эшләре башкарылачак өстенлекле җәмәгать киңлекләрен сайлаячак. Тавыш бирүгә барлыгы 204 парк, сквер, республика урамнары, шул исәптән Казанның 27 объекты чыгарыла.
Тавыш бирүдә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән объектлар тәкъдим ителгән, дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина. Һәр муниципаль районнан берничә объект тәкъдим ителде. «Халык үз тавышын конкрет райондагы яки шәһәрдәге бер генә территория өчен бирә ала», – дип билгеләп үтте ул.
Тавыш бирү өчен парклар һәм скверлар исемлеге, шәһәр төзелешенә үткәрелгән анализ һәм узган елгы тавыш бирү йомгакларын исәпкә алып, муниципаль берәмлекләр администрацияләре белән берлектә формалаштырылган. Әйтик, территориягә күпчелек халык арасында ихтыяҗ бармы, ул транзит функциясен башкарамы, яисә ул туристик маршрутларга кертелгәнме яки төзекләндерелгәннән соң шундый потенциалга ия булачакмы, дигән критерийлар исәпкә алынган.
Исемлеккә эшләр инде башланган яки 2022 елда башланачак һәм 2023 елда дәвам итәчәк объектлар, шулай ук Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бөтенроссия конкурсында җиңүче объектлар да кертелгән, дип хәбәр итте Н.Зиннәтуллина.
Сораштырулар 15 нче апрельдән 30 нчы майга кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында узачак.
Моннан тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» президент программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 ишегалдын сайлый алачак. «Сораштыру – халык өчен үз ишегалларын төзекләндерүгә турыдан-туры йогынты ясау мөмкинлеге. Иң актив халык яши торган ишегаллары 2023 елда төзекләндереләчәк», – дип ассызыклады «Безнең ишегалды» республика программасы координаторы, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова. Тавыш бирүгә барлыгы республиканың 3087 ишегалды территориясе тәкъдим ителәчәк.
Программага 2014 елга кадәр төзелгән һәм 2014 елдан башлап асфальт өслеге ремонтланмаган йортларның ишегаллары керә ала. Юл катламы канәгатьләнмәслек хәлдә булырга тиеш.
Эшләр барышында ишегалларында юллар һәм тротуарлар ремонтланачак, эскәмияләр һәм урам җиһазлары, кер киптерү җайланмалары, ут баганалары куелачак, балалар өчен спорт мәйданчыклары ачылачак, каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыкларында да эшләр каралган.
«Ишегалдын яшәү урынына бәйсез рәвештә сайларга була, әмма бер генә тапкыр, шуңа күрә халыктан моңа аңлы рәвештә якын килүләрен сорыйм», – дип ассызыклады Венера Камалова.
Ишегалдының программага кергәнлеген dvor.tatar сайтында белергә мөмкин. Шулай ук тәүлек буе кайнар линия телефоны да эшли: +7(800)275-20-20 Моннан тыш, сорауларны программаның Telegram, «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге аккаунтларында бирергә мөмкин.
2015 елдан 2021 елга кадәр Татарстанда барлыгы 351 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, 2022 елга 59 объектны төзекләндерү планлаштырыла. «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның ике елы эчендә 2167 йорт яны территориясе яңартылган. Быел тагын 1,2 мең йорт төзекләндереләчәк.
Элегрәк Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга быел Казанда өстәмә рәвештә 500 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, 2021 елда шәһәрдә 430 йортның 227 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Яхшырту 100 меңгә якын кешегә кагылган.