В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу корылманы төзү һәм реконструкцияләү зонасыннан инженерлык челтәрләрен чыгару белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
2023 елның 31 нче маена кадәр Назарбаев урамы буенча Һади Такташ урамыннан Вахитов мәйданына таба хәрәкәт иткәндә ике уң як полоса ябылган. Бу участокта транспорт хәрәкәте өчен һәр юнәлештә икешәр полоса ачык булачак.
Моннан тыш, 16 нчы сентябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнгән һәм Назарбаев урамы буенча Һади Такташ урамыннан Түбән Кабан күле аша күпергә кадәр тротуар тулысынча ябылган. Бу участокта инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп кору эшләре бара.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Кабан күле аша күпер 2019 елда үткәрелгән тикшерүдән соң авария хәлендә дип табылды. Реконструкцияне тулысынча 2023 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар. Шуннан соң полосалар саны 6 дан 8 гә кадәр артачак.