Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләү белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Казанда Шамил Усманов урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнде. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
31-нче июльгә кадәр хәрәкәт Шамил Усманов урамы буенча 11-нче номерлы йортның 2-нче корпусы һәм 9-нчы номерлы йортлар янында чикләнгән.
Бу участокта квартал эчендәге җылылык челтәрләре төзекләндерелә.