Өлешчә җиһазларны дүрт иҗтимагый киңлектә алыштырырга планлаштыралар
Ел ахырына кадәр «Континент» паркында һәм Мир урамы скверында искергән балалар мәйданчыкларын заманча уен комплексларына алыштырачаклар. Шулай ук «Крылья Советов» һәм «Континент» паркларында спорт зоналарын тулысынча яңартырга планлаштыралар. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова хәбәр итте.
Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә ремонт ел әйләнәсе алып барыла. Җәй дәвамында белгечләр 6 мең кв.м агач өслек ремонтлаганнар, 600 кв.м чамасы резин өслекне яңартканнар һәм 1400 кв.м газон торгызылган. Шул ук вакытта дирекция 6500 кв.м өслекне буяган, 400 м чамасы эскәмияләрдә рейка алыштырган һәм 400 кв.м койманы ремонтлаган.
Гамәлдәге инфраструктураны яңарту өлешендә киң колачлы эш башкарылган. Тышкы төзекләндерү комитеты белән берлектә «Крылья Советов», «Наратлык» паркларында, Тинчурин ис., «Кара күл», Сәет Галиев ис. мәдәният йорты янында, Горки-Әмәт урманында һәм Кабан күле яр буенда бәдрәф модульләре ремонтланган. Яңа бәдрәфләр Лядской бакчасында, Аксенов ис. скверда, «Әкият» курчак театры янындагы паркта, Ленин бакчасында һәм «Казан» гаилә үзәгендә барлыкка килгән.
Балалар һәм спорт комплексларын яңарту өстенлекле бурычларның берсе булган. «Комсомолец» паркларында, Фучик урамы һәм Горки-Әмәт урманындагы бульварда таган-ояны торгыздылар. Ел ахырына кадәр алар Горький исемендәге, Тинчурин исемендәге паркларда, «Крылья Советов» һәм «Ак чәчәкләр» бульварында пәйда булачак, соңгысында батутларны торгызачаклар әле.
Җәй көне шулай ук «Наратлык» паркында балалар комплексын өлешчә ремонтладылар. Тагын элементларның бер өлешен Горький исемендәге, Җиңү һәм “Крылья Советов” паркларында яңартырга кирәк булачак. Өлешчә Лядской бакчасында һәм Җиңү паркында спорт җиһазларын алыштырачаклар, дип сөйләде Айгөл Латыйпова.